Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында «Патриаршийдагы йорт» мәдәният үзәгендә «Билгесез сугышның күренмәс батырлары» дигән документаль фильмны тәкъдим итү булды

2014 елның 22 августы, җомга
22 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы  мәдәнияте көннәре кысаларында «Патриаршийдагы йорт» мәдәният үзәгендә «Билгесез сугышның күренмәс батырлары» дигән  документаль фильмны тәкъдим итү булды. Әлеге фильмда  быел йөзьеллыгы билгеләп үтелә торган Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан  татарлар тарихы бәян ителә.   

Бу сугышта  1,5 миллион тирәсе  татар солдаты катнаша. Йөз мең тирәсе татар кешесе сугыш кырларында яисә әсирлектә һәлак була.

Режиссер Денис Красильников әлеге тасманы каһарманлыклары онытылган татарларның рухына багышлаган.  Аны әзерләүдә  Россия  телеканалларында тапшырулар алып баручы  Фәридә Корбангалиева һәм Максим Шәрәфетдинов катнашкан. Операторы – Фәрит Галиев.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International