Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия театр фестивале узачак

2014 елның 15 августы, җомга

15 - 21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VII Халыкара милли драматургия  театр фестивале узачак

Баштагырак елларда  фестивальдә нигездә Татарстан Республикасы һәм якын-тирә республикалар театрлары катнашса, быел анда килергә  Белоруссия, Украина, Казахстан, Россия Федерациясе субъектлары: Карелия Республикасы, Хакасия, Таулы Алтай, Башкортостан, Чувашия театрлары да теләк белдерде. Спектакльләре фестивальнең конкурс программасына кергән 8 театр сайлап алынды. Фестиваль К. Тинчурин театрында 15 21 сентябрьдә узачак.  

8(843)236-53-43, 89274138206, ruzaliyagaziz@gmail.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International