15 августта X Казан халыкара мөселман кинофестиваленә журналистларны аккредитацияләү башланды. Фестиваль Татарстан башкаласында 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр узачак.
Кинофорумда катнашырга теләгән журналистларга Аккредитация узу турындагы нигезләмә белән танышырга һәм press@kazan-mfmk.com һәм liana2508@inbox.ru электрон адресларына түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелгән гарызнамәләр җибәрергә кирәк:
1. ММЧның тулы атамасы, редакция урнашкан җир, почта һәм электрон адрес, редакция телефоннары һәм факслары номеры;
2. Аккредитация узарга тәкъдим ителгән журналистның (фотограф, телевидение хәбәрчесе, операторы һ.б.) фамилиясе, исеме, атасының исеме, журналистка мәгълүмат җибәрү һәм аның белән элемтәгә керү өчен телефон һәм электрон адрес;
3. Техник җиһазларның тулы исемлеге (фотографлар/телевидение төркемнәре өчен);
4. Җиһазларның техник таләпләргә туры килүе турындагы раслау кәгазе (Аккредитация турындагы нигезләмәне кара).
Аккредитация 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
+7 927 240 00 17 e-mail: shigabetdinov.rk@gmail.com
+7 937 285 01 21 e-mail: liana2508@inbox.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте