Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында Халыкара кыр археология мәктәбе эшли башлый

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
19 августта 11.00дә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында Халыкара кыр археология мәктәбе эшли башлый.   Анда Россиянең һәм чит илләрнең иң эре фәнни үзәкләреннән йөзгә якын күренекле галим һәм яшь тикшеренүче катнашачак.

Әлеге мәктәп археологларның тарих һәйкәлләрен саклап калу һәм табылдыкларны, борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күрсәтүне яңача оештыру буенча тырышлыгын координацияләү максатларында уздырыла.  

Хөрмәтле журналистлар! Сезне археология мәктәбен ачуга чакырабыз. Аккредитация: +7 965 599 89 53, e-mail: ekaterina.m.makarova@gmail.com 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International