14 - 16 августта «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы кысаларында Казанда һәм Болгарда VI Халыкара Болгар форумы уза. Ул Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТЮРКСОЙ), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге институты тарафыннан оештырыла.
Чираттагы Болгар форумы темасы - «Төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү». Биредә белгечләр чыгыш ясаячак, эш тәҗрибәсе уртаклашачак, фәнни ачышлары белән таныштырачак. www.tataroved.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте