11 августта 10.00да театрның кече залында Камал артистлары җәйге ялдан соң беренче тапкыр җыелачак.
Труппаның җәйге ялдан соң беренче җыелышы театрда инде традициягә әйләнгән. Нәкъ менә шушы җыелышта яңа сезонда куелачак спектакльләр (буласы премьералар, аларның исемнәре, вакыты) турында мәгълүмат бирелә, труппага кабул ителгән яңа артистлар, шулай ук театр администрациясендәге вазыйфаларга билгеләп куелган яңа хезмәттәшләр белән таныштыру була.
Аккредитация: kamal_new@mail.ru
8 9625 51 45 28
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте