Ул 9 августка кадәр дәвам итәчәк һәм site-specific форматындагы өч театр эскизы күрсәтү белән тәмамланачак.
Лабораториядә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Елец калаларыннан килгән режиссерлар Георгий Цнобиладзе, Радион Букаев һәм Павел Зобнин катнаша. Аларның һәрберсе драматургтан һәм Казан артистларыннан торган командада эшли.
«Свияжск АРТель»нең драматурглары - «Екатеринбург театр мәктәбе»нең аеруча күренекле өч вәкиле: Ярослава Пулинович, Ирина Васьковская һәм Полина Бородина. Булачак эскиз өчен драматургия материалы әзерләргә аларга бер атнадан аз гына артык вакыт бирелә.
Бүген Свияжскига лабораториядә барлык катнашучылар һәм аның сәнгать җитәкчесе Олег Лоевский килде.
Лабораториядә катнашучыларның беренче көннән үк инде эш графигы гаять тыгыз. Режиссерлар проектта катнашырга теләк белдергән артистлар арасыннан рольләрне башкаручыларны сайлап алырга тиешләр. Драматурглар шулай ук үз эшләрендә булачак: материал өйрәнүне дәвам итәчәк.
8 9274 40 70 70
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте