30 июльдә Казан халыкара мөселман кинофестивале фильмнары журналистлар, блогерлар һәм Татарстанның мәдәни берлеге вәкилләре өчен махсус күрсәтелә башлаячак. Проект «профессиональ тамашачыларны» конкурс программасына кертелгән фильмнар белән таныштыру өчен оештырыла. Быел матбугат әһелләре өчен шундый алты ябык сеанс оештыру күздә тотыла. Очрашулар «Мир» кинотеатрында узачак.
Хөрмәтле журналистлар! Беренче сеанс 30 июльдә 16.30 да «Мир» кинотеатрында була. shigabetdinov.pr@gmail.com 8 927 240 00 17
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте