Казанда төрки халыкларның матди булмаган мәдәниятен саклап калу мәсьәләләре буенча фикер алышалар

2014 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Конференция Мәдәният елы һәм  «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында уза.  

Бүген Казанда «Саклау объекты буларак төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы» дигән фәнни-гамәли конференция узды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина матди булмаган мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре бүген дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә булуын, моның глобальләшү һәм мәгълүмати җәмгыятькә күчү белән бәйлелеген билгеләп үтте.   Аның фикеренчә, дәүләт хакимияте органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм гражданлык җәмгыяте  бу проблеманы хәл итүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш.

Матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Татарстан бүген Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы сафларда, дип белдерде Россия Дәүләт халык иҗаты йорты  генераль директоры Тамара Пуртова.

Конференциядә шулай ук Азәрбайҗан, Тыва һәм башка төрки телле  төбәкләр вәкилләре чыгыш ясады. 

Конференция ике көн дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International