Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан Болгарда һәм Казанда киңколачлы чаралар уздырыла.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин шул уңайдан Болгар музей-тыюлыгында шул чараларны оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.
Болгарда бәйрәм Болгар тарих-археология комплексын дөнья мәдәни мирасы һәйкәле итеп тану турында сертификат һәм ЮНЕСКО билгесе тапшырылуга багышлана. Анда ЮНЕСКО вәкилләре, хәйриячеләр, шәрәфле кунаклар катнашыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте