Быелның 14 сентябрендә Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен «Игътибар: кул таяклы сайлаучы!» дигән белешмәлек бастырып чыгарылды.
Әлеге белешмәлек Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы тарафыннан әзерләнгән.
Буклетка сукырлар белән мөгамәләнең этик кагыйдәләре, ҮСК әгъзаларының законнарда каралаган бурычлары турындагы мәгълүмат, Россия Федерациясе Конституциясеннән, Инвалидлар хокуклары турында конвенциядән өзекләр китерелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте