Кичә С. Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗда «Рахлин сезоннары»IV халыкара фестиваленең икенче концерты узды. Фестиваль ТРДСОның беренче дирижеры Натан Рахлин истәлегенә багышланган. Бу кичтә классик музыка өлкәсендә мәртәбәле француз милли премиясе лауреаты Вадим Репин чыгыш ясады. Тамашачылар аның чыгышын бик җылы кабул иттеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте