Рөстәм Миңнеханов Казанның Тукай, Фатих Кәрим, Каюм Насыйри урамнарындагы төзелеш һәм реконструкция объектларын карап чыкты

2014 елның 20 апреле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендәге (Тукай, Фатих Кәрим, Каюм Насыйри урамнарындагы) төзелеш һәм реконструкция объектларын карап чыкты.

Беренче объект элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы комплексы бинасы булды (Тукай ур., 97). Комплекс биналарын реставрацияләү турындагы килешүгә 2012 елның маенда «Эдельвейс-групп» ЯАҖ имза салган иде. Элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы 19 гасыр азагында төзелгән. Шуннан бирле бина үзенең билгеләнешен берничә мәртәбә алмаштырган, 20 нче гасыр урталарыннан «Красный восток» концерны анда соклар һәм сулар җитештергән, аннары бина буш торган. Соңгы реконструкция 1975 елда уздырылган.

Компания-инвестор («Эдельвейс-групп» ЯАҖ) торгызылган мәйданнарда һәм яңа корылмаларда сыра рестораны, арт-кафе, 60-70 урынлык кунакханә, шулай ук торак биналар урнаштырырга җыена.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады (проектлаучысы – «Казан ГипроНИИавиапром» ЯАҖ). Инвестор Казан үзәгендәге объектка акча кертергә әзер, диде ул, бу шәһәр өчен файдалы, әлегә монда чүплек кенә урнашкан.

Аннары Рөстәм Миңнехановка Тукай урамындагы 85 һәм 83 нче йортларны күрсәттеләр, анда реконструкция уздырылган инде, инвестор бинаның фасадларын элеккеге рәвешендә саклап калган һәм бинаның катларын киметкән.

Шуннан соңгы объект – Тукай урамындагы 71 нче йорт, офис корылмалары булган торак йорт проекты ул. Элек монда ике катлы йорт урнашкан булган. Милекчесе (инвестор) ведомствоара комиссиягә төзелеш проектын тәкъдим итәргә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты проектта гамәлдәге корылма масштабларын саклап калырга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президентына шулай ук региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты –агач архитектура үрнәге булган Сафа Бәхтиев йорты (Тукай ур., 72) проектын тәкъдим иттеләр. Бу объект инвестор компания тарафыннан төзеләчәк, ул янәшәдә генә Тукай урамындагы 70 нче йортта кунакханә төзи.

Казанда Юнысов мәйданы буларак билгеле булган (Тукай һәм Фатих Кәрим урамнары чаты) ислам бакчасы стилендә корылачак, тарихи атамалары белән, элеккегечә үк сквер дүрт өлештән торачак. Сара Садыйковага һәйкәл С.Садыйкова урамында урнаштырылачак, 2014 ел эчендә Казан Башкарма комитеты булдырырга планлаштырган скверда булачак.

Тукай урамындагы 66 нчы йортта планлаштырылган объектны коручы компания вәкиле (күп катлы торак йорт) бүген эскиз проекты килештерелүе турында хәбәр итте. Якын киләчәктә компания эшкә керешәчәк. Рөстәм Миңнеханов төзелеш сезонын мөмкин кадәр файдалы кулланырга өндәде.

Фатих Кәрим урамында Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата йөрүче затлар 11 нче,7 нче һәм башка йортларны карадылар. Фатих Кәрим урамындагы 7 нче йорт – «Кавышчы» торак архитектурасы ядкяре, бүген ул торгызылган, анда хосусый картина галереясе ачылачак.

Каюм Насыйри урамындагы 26 нчы йортта урнашкан хаҗилар йорты өчен Рөстәм Миңнеханов башка төс табарга һәм фасад детальләрен үзгәртергә тәкъдим итте.

Сәнгать һәм мәдәният ядкярләре бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Рафаэль Хәкимов, Казанга тарихи җирлек статусы биреп, шәһәр үзәгенең чикләрен билгеләргә һәм беркетергә тәкъдим итүче проекты белән чыкты. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча фикер алышу өчен белгечләр, архитекторлар, экспертлар һәм тарихчылар катнашында “түгәрәк өстәл” уздырырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин,Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International