Пейсах бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М.Сибагатуллин тәбрикләве

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче барлык яһүд халкы вәкилләрен Пейсах бәйрәме белән тәбрик итәм !

Могҗизалы яңа юллар ачылу һәм азатлыкка ирешүне символлаштырган әлеге бәйрәм һәркемгә рухи ныклык, якыннарыңны сөю һәм алар язмышы өчен җаваплылык тою хакында искә төшерә.  

Татарстан яһүдиләре бүген мәдәни төрлелекне саклау һәм республикабызда дуслык традицияләрен арттыру өчен зур эшләр башкара, тынычлыкны ныгытуга, күпмилләтле һәм күпконфессияле Татарстанның уңышлы үсешенә үзеннән саллы өлеш кертә.

Республикада яшәүче төрле халыкларның милли бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Мәдәниятләрнең үзенчәлеге һәм байлыгы – аралашу, үсеш һәм хезмәттәшлек, кешелек тарафыннан гасырлар дәвамында булдырылган барлык уңай хасиятләрне берләштерү өчен ныклы нигез булып тора.

Нурлы бәйрәм – Пейсах тантаналары узган көннәрдә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.  

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М.СИБАГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International