30 мартта Казанда «Татарстанның бәллүр таҗы» дигән милли (тарихи) кием һәм иҗат балалар конкурсы узды .
Аны оештыручы – "Ильдан -Лик" мода театры.
Конкурста Татарстанның төрле шәһәрләреннән балалар катнашты. Милли кием һәм иҗат бәйрәме Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узды. Балаларга спонсорлардан күп бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте