Чаллы шәһәрендә «Халык үзешчән сәнгать коллективы» исеме бирү һәм раслау буенча Сәнгать советының чираттагы күчмә утырышы булды

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы «Халык үзешчән сәнгать коллективы» исеме бирү һәм раслау буенча Сәнгать советының чираттагы күчмә утырышы 19 октябрьдә Чаллы шәһәрендә булды.

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында расланырга теләүче коллективлар җыелды. Сәнгать советы әгъзалары (Габдрахманов Г.А. – Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры урынбасары, Гатауллин Р.Х. - композитор, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы, Чекмарева Т.С. – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты өлкән укытучысы, РЦРТК хезмәткәре) А.Краснов исемендәге «Энергетик» Мәдәният йортының ветераннар хоры, «КамАЗ» Мәдәният йортының хезмәт ветераннары рус җыры хоры, «Чекес» чуваш фольклор ансамбле, «Марий сем» мари фольклор ансамбле, «Веснянка» украин фольклор ансамбле, «Гөлнәзирә» башкорт фольклор ансамбле, «Зардон» удмурт фольклор ансамбле, «Кәрендәшләр» керәшен фольклор ансамбле, «Чишмә» Халыклар  дуслыгы йортының «Калинушка» вокаль ансамбле чыгышларын тыңлады.

Совет белгечләре һәрбер ансамбльгә чыгышлары турында үз фикерләрен белдереп, киләчәктә репертуарларын һәм башкару осталыгын камилләштерү буенча киңәшләрен әйтте.

Барлык коллективлар да «Халык үзешчән сәнгать коллективы» дигән исемгә лаеклы дип Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына тәкъдим ителде. 

Алдагы көннәрдә Сәнгать советының чираттагы утырышлары Питрәч, Биектау, Менделеевск, Алабуга, Зәй муниципаль районнарында узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International