Июнь-июль айларында Свияжскида һәм Казанда II Халыкара «Иман музыкасы» фестивале концертлары узачак. Форум программасына төрле диннәр музыкасына багышланган тематик кичәләр керә. Рухи музыканың барлык жанр һәм форма төрлелеген чагылдырган йомгаклау концерты Казан Кремлендә узачак. Фестивальдә Германиядән, Төркиядән, Болгариядән, Үзбәксаннан йөздән артык башкаручы катнашачак, ул «Мәдәни Универсиада» проекты кысаларында оештырыла.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматны ТР ДЗКЗ рәсми сайтында табарга була: http://www.gbkz-rt.ru/
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте