IV «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале

2020 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

2020 елның 17 гыйнварында Нью-Йорктагы Карнеги-холлның концерт залында «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале концерты булды.

Фестивальне оештыру идеясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Беренче фестиваль 2016 елның ноябрендә оештырылды, аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар кабул итте. Проектның төп максатлары: татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү, музыкага, текстларга, башкаручыларның осталыгына, стилистикасына  югары  таләпләр кую, татар музыка сәнгатен Россиядә һәм чит илләрдә пропагандалау.

 Концерт башында сәламләү сүзе белән Россиянең Нью-Йорктагы Генераль консулы С.К. Овсянников чыгыш ясады. Ул Россиянең АКШтагы Илчесе А.И. Антоновның Юлламасын укып ирештерде.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Карнеги-холлдагы  концертта катнашучылар арасындаа 15 артист һәм 1 төркем бар иде: Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Артур һәм Эльза Исламовлар, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Гульнора Гатина, Әмир Әхмәдишин, Максуд Юлдашев, Илгиз Шәйхразиев, Лилиана Газизова, Юлия Гарифуллина, Руслан Сәйфетдинов, Әлфия Нигъмәтуллина, рэпер Ильяс Гафаров һәм "Jukebox trio" төркеме.  Алар симфо-джаз оркестры (дирижер – Станислав Курбацкий) белән  заманча аранжировкадагы татар телендә җырлар тәкъдим иттеләр. Концертта шулай ук танылган баянчы Айдар Гайнуллин (Германия) катнашты. Концертны Россиянең халык артисты Чулпан Хаматова алып барды.

Фестивальнең директоры - Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, музыкаль җитәкче - музыкант, бэнд-лидер, педагог Вадим Эйленкриг (Мәскәү). Тамашаның конструктив-яктырту эшләре Мәскәүнең «Q-Stage Production» компаниясе тарафыннан башкарылган. Катнашучыларга костюмнар "Vip Group Kazan" люкс ритейлеры тарафыннан бирелгән. Концертта Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «Street Jazz» балеты (Мәскәү)  чыгыш ясады.

Фестивальдә катнашкан җырчылар белән вокал буенча педагоглар Венера Ганиева, Ксения һәм Алексей Коробковлар (Мәскәү) репетиция ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International