«Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында экскурсия эшчәнлеген оештыруда инновацияле алымнар темасына квалификация күтәрү курслары башланды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 елның 14 октябрендә «Мәдәният» илкүләм проектының  «Иҗади кешеләр» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Милли музее» дәүләт бюжет учреждениесендә  экскурсия эшчәнлеген оештыруда инновацияле  алымнар  темасына квалификация күтәрү курслары башланды. Дәресләрне Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты укытучысы, икътисад фәннәре кандидаты, туризм һәм социаль-мәдәни сервис кафедрасы мөдире Лескова Галина Андреевна үткәрә.

Сәламләү сүзе белән министрның беренче урынбасары Ю.И. Әдһәмова һәм «Татарстан Республикасы Милли музее» ТР ДБУ генераль директоры Г.Р. Нәҗипова чыгыш ясадылар.

Курсларда катнашучылар экскурсия эшчәнлегендәге  инновацияле алымнар  турында яңалыклар белә, үзләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә алачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International