Республикада «Матур туганда» исемле яңа әдәби-музей маршрут старт алды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) яңа  әдәби-музей маршруты оештырды. Беренче мәдәни-белем бирү акциясе Актаныш районында узды. Шәриф Камалның Казандагы Островский урамындагы 15 нче йортта иҗат ителгән романы нәкъ менә шулай - «Матур туганда» дип атала.  Татар китабы йортының ачылышы да әлеге шигарь астында узган иде. Катлаулы инкыйлаб, репрессияләр, сугыш елларында матурлык тудырырга омтылган әдипләрнең шигаренә яңа буын яңа мәгънә өсти.

Әдәби-музей маршруты кысаларында Актанышта берничә чара  узды. Шул рәвешле, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта татар әдәбияты һәм дөнья әдәбияты тарихына, бүгенге әдәби процесска багышланган «Әбүгалисина» интеллектуаль уены оештырылды. Укучылар, 6шар кешедән торган командаларга тупланып, үзара көч сынашты. Алар «Тиз җавап», «Кеше һәм без белмәгән фактлар», «Әсәрне танып бел», «Тәрҗемәләр» дигән блокларга берләштерелгән сорауларга җавап бирде.

Шул ук көнне Актаныш районының Ә.Авзалова исемендәге Мәдәният сараенда Ландыш Әбүдарованың «Мандариннар» җыентыгын тәкъдир итү чарасы булды. Автор белән ирекле аралашу рәвешендә узган чарада автор Актаныш Мәдәният сараена җыелган укучылар, укытучылар, китапханәчеләрнең  сорауларына җавап бирде, фикер-карашлары белән уртаклашты.

Яңа маршрутка  «Шагыйрьләр шәһәре» нон-стоп чарасы да кертелде.  Иҗади эстафетага шагыйрьләр Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлназ Газизова, Ләйлә Хәбибуллина, Миләхшә Гафурова, музыкантлар Ания Фәйзрахманова (вокал), Александра Мостафина (бэк-вокал, укулеле, банджо, металлофон), Екатерина Ростова (перкуссия), Петр Егоров (перкуссия), Эльвира Фейцех (скрипка), Марат Латыйпов (гитара), Марат Шәяхмәтов (бас-гитара), Тимур Мөлеков (саунд-продюсер) кушылды.

Алга таба мондый маршрутларны республикабызның башка районнарына һәм илебез төбәкләренә оештыру планлаштырыла.  «Матур туганда» әдәби-музей маршруты кураторлары - Луиза Янсуар, Айгөл Абдрахманова. Маршрутның максаты - башкаланың иҗтимагый мөһим мәдәни вакыйгаларын һәм чараларын ТР районнарына һәм РФ регионнарына интеграцияләү, традицион һәм мәгариф-мәдәни форматтагы симбиоз булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International