Татарстан Республикасында мәктәп укучылары өчен мәдәни-белем бирү проекты старт алды

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бу вакыйгага багышланган зур чара Казан циркында үткәрелде. Аңа 2 меңнән артык бала чакырылган иде.

Рәсми тантаналардан тыш, бүген мәктәп укучылары өчен республика музейлары, театрлары һәм китапханәләре буенча бушлай экскурсияләр оештырылды. Балалар мастер-классларда, квестларда катнаштылар, сәхнә артында булдылар.

Казан мәктәпләре укучылары өчен шулай ук Густав Малерның Бишенче симфониясенең ачык репетициясе дә истәлекле  вакыйга булды, аны бүген проект кысаларында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфония оркестры уздырды.

Казан циркында яшь кунаклар өчен масштаблы концерт программасы оештырылган иде. Аларга видеоэкран аша Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Бүген цифрлы технологияләр чоры, шул ук вакытта үзенчәлегебезне, мәдәниятебезне саклап калу бик мөһим, - дип билгеләп үтте ул, - безнең өчен бу бик мөһим. - Мин барыгызны да мәдәни марафонга кушылырга чакырам. Бу бик мөһим башлангыч, без үз тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиеш, һәм бу проект моңа ярдәм итәчәк».

Бәйрәмгә чакырылган Казан укучыларын ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, шулай ук «Яндекс» компаниясенең төбәк белем бирү проектлары җитәкчесе Артем Корзеев сәламләде.

«Минемчә - бу масштаблы һәм кызыклы гына түгел, ә бик кирәкле проект та, - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова. - Классик сәнгать өстенлекләрне дөрес билгеләргә ярдәм итә. Без бу проект ярдәмендә мәдәниятнең, спорт кебек үк, тормыш нормасына әйләнүен телибез. Бу безнең укучыларга киләчәктә дә ярдәм итәр һәм шәхеснең гармонияле үсешенә булышыр  дип ышанабыз».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан 2019-2020 елларда Бөтенроссия мәдәни – белем бирү  проектын гамәлгә ашыру буенча пилот төбәкләр исемлегенә керде.

Проект балаларны мәдәният учреждениеләренә йөрү һәм мәдәният турындагы мәгълүмат ресурслары белән таныштыру аша мәдәни мохиткә җәлеп итү максатыннан эшләнгән. Проектта катнашу 1-11 сыйныф укучыларына өстәмә гуманитар белем алырга, креатив фикерләүне үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Проект өч блокта тормышка ашырыла: «Культпоход» – мәдәният учреждениеләренә бару; «Мәдәни клуб» – мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән аралашу, иҗади күнекмәләрне үстерү; «Цифрлы мәдәният» – мәдәният һәм сәнгать әсәрләре белән мәгълүмати ресурсларда танышу. Төп мәйданчык булып дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International