«РОССИЯ. ӨЧЕНЧЕ ЮЛ - 2019» IV ачык Бөтенроссия плакатлар конкурсына гаризалар кабул ителә

2019 елның 13 сентябре, җомга

IV ачык Бөтенроссия плакатлар конкурсының исеме - «Минем илем». Проект Россия Федерациясе Президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Анда сынлы сәнгать профессионаллары да, шулай ук яшенә, һөнәренә, милләтенә һәм яшәү урыннарына карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Эшләрне кабул итүнең соңгы көне - 15 октябрь.

Конкурсның төп максаты - россиялеләрнең гражданлык позициясен формалаштыру һәм аны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, игътибарны бүгенге көннең мөһим социаль проблемаларына җәлеп итү.

Катнашучыларга күптөрле  темалар тәкъдим ителә. Аларга нигезләнеп плакатларның эчтәлеген киңәйтергә була, шулай ук аларны  2019-2020 елларның юбилей даталарына да багышларга мөмкин.  IV конкурсның чит ил катнашучылары үз дәүләтләренең, милли геройларының үзенчәлекләрен күрсәтә, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм ориентирларын чагылдыра ала.

Оештыручылар сүзләренә караганда, өченче юл  идеясе – Россиянең үз үсеш юнәлешен табуын, үзенчәлекле тарихын саклауга, төрле мәдәниятләрне үзара баетуга, үзаңны формалаштыруга нигезләнгән яңа  формаларны эзләвен символлаштыра.

Рәссамнарга ярдәмгә проектның  www.tretyput.ru сайтында ПЛАКАТ КОНКУРСЫ рубрикасында конкурсның Нигезләмәсе һәм шартлары, цитаталар, тематик басмалар урнаштырылган.

Җиңүчеләрнең исемнәре Тулада узачак йомгаклау күргәзмәсендә игълан ителәчәк. Проект Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Рәссамнар берлеге, Россия Дизайнерлар берлеге, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, Тула өлкәсе Хөкүмәте, күп кенә төбәкләрнең хөкүмәтләре һәм иҗат берлекләре ярдәмендә үткәрелә. Конкурс белән җитәкчелек итүне оештыру комитеты гамәлгә ашыра, ул дәрәҗәле  мәдәният, тарихи фән эшлеклеләреннән, катнашучы төбәкләрнең иҗат берлекләре әгъзаларыннан тора.

Конкурсны оештыру комитеты рәисе - В.П. Гриценко, «Куликов кыры» дәүләт хәрби-тарихи һәм табигый музей-тыюлыгы директоры, РФ Дәүләт премиясе лауреаты.

Элемтә өчен мәгълүмат:

конкурсны оештыру комитеты рәисе урынбасары: Сергей Дорогань,

Тел. (4872) 355-516, моб. 8-910-942-46-12, е-mail: sdorogan@tretyput.ru, www.tretyput.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International