Казанда "Иске Казан түгәрәк уены" Республика фестивале ачылды

2019 елның 23 августы, җомга

Казанда «Иске Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсы ачылды. Иске Татар бистәсе территориясендә республиканың 22 районыннан 57 фольклор коллективы һәм солистлар үз осталыкларын күрсәтте. Чарада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

фото өчен сылтама https://yadi.sk/d/2SEYGj1hUQt5sQ

зур фотолар өчен сылтама https://yadi.sk/d/3Rr0trLqYu382w

Бәйрәм кунакларны каршы алу һәм такмак әйтешү белән башланып китте, шуннан соң фестивальне ачу тантанасы һәм гала-концерт булды. Концерт программасыннан тыш, тантана кунакларына йола фольклоры һәм халык традицияләре мәйданчыгы тәкъдим ителде. Халык иҗаты эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды.

Фестивальне оештыручылар хәбәр иткәнчә, 28-30 август көннәрендә Казанда «Түгәрәк уены» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узачак. Аның ачылышы 28 августта 17.00 сәгатьтә «Крылья советов» паркында була. 29 август көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында конкурс программасы үтәчәк. Фольклор бәйрәме Казан Кремле һәм Камал театры территориясендә булачак гала-концерт   һәм флешмоб белән тәмамланачак. Фестивальнең Бөтенроссия этабы Россиянең 17 төбәгеннән 450 катнашучыны җыяр дип көтелә.

Белешмә:

«Иске Казан түгәрәк уены» фестивален 2010 елдан башлап Иске Казан дәүләт мәдәни-тарихи һәм табигый музей-тыюлыгы территориясендә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге үткәрә.

2008 елдан алып фестиваль Россиянең татарлар күпләп яши торган төрле төбәкләрендә үткәрелде: Ульяновск, Самара, Төмән, Свердловск өлкәләрендә, Пермь краенда, Марий Эл Республикасында, Кырым Республикасында, Татарстан республикасында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International