«Крутушка» XI Халыкара этник фестиваленең «Мастер-класслар» һәм «Ярминкә» юнәлешләре буенча катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 12 июле, җомга

2019 елның 23-25 августында Крутушка бистәсенең (Казан шәһәре, Татарстан Республикасы) «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә «Крутушка» XI Халыкара этник фестивале узачак.

Бу атнада «Перформанс» һәм «Музыка» юнәлешләрендәге  «Заманча этник музыка», «Этнография» блоклары  буенча гаризалар кабул итү тәмамланды. Бүгенге  көнгә фестивальнең оештыру комитетына Россиянең төрле төбәкләреннән 100дән артык гариза килгән. 1 августка кадәр «Мастер-класслар» һәм «Ярминкә» юнәлешләре буенча катнашучылар өчен теркәлү ачылды. Ике атнадан соң фестивальнең барлык кунаклары да билгеле булачак.

«Крутушка» фестивале - традицион мәдәниятнең күпкырлы дөньясы:  заманча этник музыка, Россия һәм дөнья халыкларының аутентик фольклоры, мастер-класслар, һөнәрчеләр ярминкәсе, арт-проектлар, күргәзмәләр, лекцияләр, балалар программалары, театр тамашалары, кинофильмнар һәм анимация презентацияләре.

Фестиваль кысаларында Россиянең танылган галимнәре: антропологлар, этнографлар, шулай ук Россия халыкларының традицион костюмы һәм ризыклары өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүчеләр катнашында «Хәзерге дөньяда традицион белемнәрне гамәли куллану» дигән мәдәни-белем бирү конференциясе узачак. Ул барлык тыңлаучылар категорияләре өчен дә ачык: фольклорчылар, педагоглар, студентлар, киң аудитория. Конференциянең төп темасы - традицион мәдәниятне хәзерге заман шартларына яраклаштыру һәм үстерү мәсьәләсе.

Быел фестивальнең рәсми fest.krutushka.ru сайтында беренче тапкыр төп вакыйгалар булган өч көннең онлайн трансляциясе оештырылачак.

 

Белешмә өчен: «Крутушка» XI Халыкара этник фестивале проектлары Россия Федерациясе Президенты грантлары Фонды тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән Россия Федерациясе Президенты гранты акчасына гамәлгә ашырыла. Чара «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру»  дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.

Фестивальне оештыручылар: Президент грантлары Фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы администрациясе ярдәме белән Биектау муниципаль районының «Биектау»  социаль-икътисадый үсеш хәйрия фонды, «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ, «Энто» иҗат берләшмәсе.

Элемтә өчен:

Фестиваль сайты: http://fest.krutushka.ru

Катнашучылар өчен мәгълүмат: http://fest.krutushka.ru/members.html

E-mail: info@krutushka.ru

Тел.: (843) 245-06-37, +79030621608

Программа директоры: Башкирова Динә Булат кызы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International