Гавриил Державинның туган көнен Бөтенроссия шигърият фестивале белән билгеләп үтәчәкләр

2019 елның 12 июле, җомга

2019 елның 14 июлендә бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 276 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале узачак.

Фестиваль 11.00 сәгатьтә Казанның Лядской бакчасындагы Державин һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачыла. Чарага Татарстан җитәкчеләре, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек чакырылган. Монда, монумент янында, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Д. Салихов, күренекле шагыйрьләр Б. Вайнер, А. Бик-Булатов, Н. Ахунова, Ә. Әбсәләмова, Державин премиясе лауреатлары Р. Харисов, А. Остудин, А. Кашина һ. б катнашында «Заманча шагыйрьләрдән Г.Р.Державинга венок» дигән шигъри митинг узачак.

14.00 сәгатьтә бәйрәм Лаеш шәһәрендәге Г.Р.Державин һәйкәле каршындагы мәйданда дәвам итәчәк. Тантаналы шартларда Державин исемендәге премиянең 2019 елдагы лауреатлары игълан ителәчәк. Чарага Казан, Чаллы, Әлмәт шагыйрьләре җыелачак. Күпсанлы кунаклар тантанага килергә ризалык белдергән: Кырым Республикасы Язучылар берлегенең региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, шагыйрь, публицист В.А.Смирнов, Кырым Республикасы Язучылар берлегенең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары А.В.Чернов, шагыйрь, Россия Язучылар берлегенең Оренбург төбәк берлеге рәисе, өлкәнең  С.Т.Аксаков исемендәге Әдәбиятчылар йорты директоры  В.Молчанов, Россия Язучылар берлегенең «Традиция» премиясе лауреаты, шагыйрь И. Тюленев һ. б. 

Бәйрәмне музыкаль номерлар бизәп торачак. Кунаклар алдында «Каравон» һәм «Русская душа» ансамбльләре, Державин премиясе лауреаты О.Г.Левадна җитәкчелегендәге «Диалог»  шигъри театры, яшь башкаручылар, халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреатлары Алиса Мамина, Артур Бәдретдинов чыгыш ясаячак. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты Роман Чуйнов, Татарстан Республикасының халык артисты Михаил Меркушин, Татарстан Республикасының атказанган артисты Дмитрий Язов, Татарстан Республикасының яшь шагыйрьләре конкурсында җиңүчеләр, Лаеш районының сәнгать эшлеклеләре һәм иҗат коллективлары катнашачак.

Фестивальне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Лаеш муниципаль районы.

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!

Сезнең уңайлыгыгыз өчен Казаннан Лаешка трансфер оештырыла. Лядской бакчасы янынында (Мөштәри урамы ягыннан) 11.45 сәгатьтә автобус көтеп торачак.

Аккредитация эл. почта буенча алып барыла: Albina.Shakirova@tatar.ru.

Хатта ММЧ, журналистның исем-фамилиясе, туган көне, телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз. Элемтә өчен: 264-73-98 (Альбина Шакирова)

Белешмә өчен: Г. Р. Державин исемендәге Республика премиясе киң җәмәгатьчелектә  танылу алып әдәбият өлкәсендә аеруча әһәмиятле булган рус телендәге әсәрләр (шигърият, проза, сәнгать тәрҗемәләре) һәм Г.Р.Державин иҗатын популярлаштыручы татар телендәге әсәрләр, шулай ук юристларга юриспруденция (монография) өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Алар   соңгы биш ел дәвамында басылып чыккан, ләкин премиягә дәгъва итүгә бер елдан да  ким булмаган арада тапшырылган булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International