Минтимер Шәймиев Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачу тантанасында катнашты

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев легендар татар җырчысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  лауреаты Әлфия Авзалова хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.

Чарага  җырчының таланты алдында баш иючеләр: күпсанлы артистлар, җырчылар, музыкантлар, күренекле иҗади интеллигенция вәкилләре һәм республика җәмәгатьчелеге җыелган иде.

Мемориаль такта Туфан Миңнуллин урамындагы йорт фасадына куелды, соңгы елларда җырчы биредә яшәгән.  Проектның авторы – Казанның яшь cкульпторы Фәнил Вәлиуллин.

Тантананы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты  Айдар Фәйзерахманов алып барды.

Әлфия Авзалова башкаруындагы җырлар яңгыраганда, мәртәбәле кунаклар мемориаль тактадан ак тукыманы салдырды һәм чәчәкләр куйды.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында бөек җырчыны хөрмәтләп килүчеләргә, җырчының исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертүче ТР мәдәният министрлыгы, Актаныш районы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев, бөтен дөнья буйлап концертлар белән йөрүенә дә карамастан, Әлфия Авзалованың лаеклы кызлар – Гүзәл һәм Зөлфияне үстерүенә аерым басым ясады. “Әлфия үзенең туган ягын бик яратты, аның җырларында данланган туган илгә тугрылык безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Без Әлфия Авзалова турындагы якты истәлекне буыннан-буынга җиткерергә тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Тантаналы чарада шулай ук җырчының кызлары – Гүзәл Авзалова һәм Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР мәдният министры Ирада Әюпова, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе урынбасары Людмила Андреева, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин, ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һ.б. катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International