14 июньдә Казанда ТАССРның халык артисты Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачыла

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

14 июньдә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәрендә ТАССРның халык артисты Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачу тантанасы була. Истәлек  билгесе Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорт адресы буенча урнашкан йорт фасадына (Марсель Сәлимҗанов тукталышы ягыннан) куелган, анда күренекле татар җырчысы 2004 елдан 2017 елга кадәр яшәгән.

Мемориаль такта авторы - Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган Казан скульпторы Фәнил Вәлиуллин.

Соңрак, 15.00 сәгатьтә Ирек мәчетендә бөек татар җырчысы рухына дога кылыначак.

Хөрмәтле журналистлар, аккредитация Albina.Shakirova@tatar.ru электрон адресына хат юллау рәвешендә үткәрелә.

Хатта ММЧ төрен, журналистның исемен, туган көнен, телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз. Элемтә өчен телефон: 264-73-98 (Альбина Шакирова)                 

Белешмә өчен: Авзалова Әлфия Авзал кызы (1933 елның 15 гыйнвары  — 2017 елның 15 июне) — Совет чоры һәм Россиянең татар җырчысы, ТАССРның атказанган артисты, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Татар филармониясе солисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»  ордены белән бүләкләнгән.

Әлфия Авзалова Татарстан Республикасының Актаныш районы Актаныш авылында туа.

1957 елда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты була, С.Габәши, А. Ключарев, М. Мозаффаров, 3.Хәбибуллина һәм башка бик күп композиторларның катлаулы  әсәрләрен башкара. Аның репертуарына борынгы һәм заманча халык җырлары кергән.

Ансамбльдә бер ел эшләгәннән соң, Әлфия Авзалова музыка училищесына укырга керә, тик сигез айдан соң аның тавышы бетә. Тавышын торгызып, ул үзлегеннән укый  һәм яңадан ансамбльгә кайта. Татар дәүләт филармониясенең  сәнгать җитәкчелеге тәкъдиме буенча Әлфия Авзалова үзенең концерт төркемен оештыра, аңа Кәрим Габидуллин җитәкчелегендәге орган, гитара, төймәләр һәм синтезатордан торган «Казан утлары» эстрада инструменталь ансамбле, шулай ук бию төркеме керә.

Әлеге ансамбль белән бергә Әлфия Авзалова Урта Азия Һәм Балтыйк буе республикалары буенча гастрольләрдә йөри, Мәскәүдә, Ленинградта һәм Россиянең башка бик  күп шәһәрләрендә була, Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләре, КАМАЗ төзүчеләре, авыл хезмәтчәннәре алдында чыгыш ясый. Ике-өч ай дәвам итә алган һәр иҗади сәяхәт вакытында ул 100 дән артык концерт биргән.

Җырчы үзенең беренче зур уңышына  1957 елда Мәскәүдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында чыгыш ясап ирешә.

Әлфия Авзалова авыр һәм озак авырудан соң 85 яшендә Казанда вафат була. Ул Казанның татар зиратында җирләнгән.

***

Фәнил Вәлиуллин – Казан сынчысы, Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган.

Ф. Вәлиуллинның эшләре: «На озеро», «Доверие» скульптур композицияләре; Казандагы Сугышчы – элемтәче һәйкәле; Базарлы Матактагы Әниләр һәйкәле; Кырлайдагы Г. Тукай музеендагы  шагыйрь иҗатына багышланган композицияләр; Түбән Новгородтагы Жюль Вернга һәйкәл һ. б.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International