Казанда «Transformatio. Дагыстанның заманча сәнгате» күргәзмәсе

2019 елның 31 мае, җомга

30 майда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә Махачкалада, Мәскәүдә һәм Лондонда эшләүче Дагыстан рәссамнарының эшләреннән күргәзмә ачылды.  Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, «Мәрҗани» фонды президенты Рөстәм Сөләйманов, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Норгалеева һәм эш авторлары катнашты.

«Халыкны  аның  иҗаты  һәм сәнгате, иҗади мәнфәгатьләре аша яхшырак белеп буладыр, мөгаен. Күргәзмә кунаклары әсәрләргә рәссамнар күзлегеннән карарга тырышсыннар иде, шул вакытта алар яңа уңай тәэсирләр алыр һәм безнең зур күпмилләтле илебездә яшәүче халык турында күбрәк белерләр», - дип билгеләп үтте Ленар Хәкимҗанов.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, экспозиция милли иҗат һәм заманча сәнгать сөючеләргә бертигез дәрәҗәдә кызыклы булачак. Ленар Хәкимҗанов рәссамнарга иҗади уңышлар теләде, күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул шулай ук «Мәрҗани» фонды директоры Рөстәм Сөләймановка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен»  исемле күкрәк билгесен тапшырды. Күргәзмә Мәскәү фонды тырышлыгы белән оештырылган.

Экспозициядә  сигез рәссам: Магомед Кажлаев, Аладдин Гарунов, Ибраһимхалил Супьянов, Апанди Магомедов, Эдуард Путерброт, Таус Махачева, Наталия Мали һәм Мурад Хәлилов эшләре куелган. Осталар төрле техникаларда эшлиләр һәм төрле буын вәкилләре.

Экспозиция үзенә заманча тенденцияләрне милли фәлсәфә аша  чагылдыра. Күргәзмәне оештыручылар билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Татарстанда - шундый ук күпмилләтлелек булган республикада - күргәзмә үз тамашачысын табачак. Исегезгә төшерәбез, экспозиция Казан халкы һәм кунаклары өчен  2019 елның 14 июленә кадәр ачык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International