Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Укучының мәдәни көндәлеге» порталыннан иң актив кулланучылар билгеләп үтелде

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Укучының мәдәни көндәлеге»  - www.культурныйдневник.рф. республика мәдәни-белем бирү порталыннан иң актив файдаланучыларны бүләкләү тантанасы узды. Чара Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында тормышка ашырыла торган «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында узды.

Җиңүчеләрне ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү порталының кураторы Гөлнара Головина, «Татармультфильм» студиясенең баш режиссеры – «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү порталын эшләүче Сергей Киатров котлады.

«Бу проект сезне күргәннәрегез турында уйланырга мәҗбүр итә, чөнки мәдәни-ял итү учреждениесендә булганнан соң, сез тәэсирләрегез турында әти-әниләрегезгә сөйлисез,  фикерләрне сайт аша җиткерү мөмкинлегегез дә бар. Бу безнең өчен кире элемтә, һәм ул бик мөһим, чөнки без әлеге фикерләр буенча  эшебезгә нинди төзәтмәләр кертергә кирәклеген аңлыйбыз», - дип билгеләп үтте  Юлия Әдһәмова. 

Чарада республиканың 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Порталның иң актив кулланучылары  оештыручылардан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Шулай ук бүген ата-аналар арасында үткәрелгән «Иң актив ата-ана» конкурсында җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр.

Бәйрәм программасында курайда башкарылган татар халык көйләреннән музыкаль номер – попурри, «Минем яраткан шигырем» республика конкурсында җиңүченең чыгышы, шулай ук проектның  катнашучылары  котлаулары бар иде.

Чарада беренче тапкыр «Татарстанның мәдәни командасы гимны» яңгырады, аның текстын проектта катнашучылар – Республиканың 1-4 сыйныф укучылары үзләре язган. Әлеге гимнны башкару киләчәктә «Укучының мәдәни көндәлеге»проектының тагын бер күркәм традициясенә әйләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Укучының мәдәни көндәлеге» – Россиянең  уникаль проекты. культурныйдневник.рф  порталы - мәктәп укучыларына мәдәни белем һәм тәрбия бирүгә багышланган төбәктәге бердәнбер махсуслаштырылган балалар социаль челтәре. Бүген аның мәдәни командасында 80 меңнән артык кулланучы исәпләнә. Сайтны караучылар саны  18 миллионнан арткан. Бу мәйданчыкта көн саен бөтен Татарстаннан 20 меңнән артык бала аралаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International