Казанда фронтовик-шагыйрь Мөхәммәт Садрига мемориаль такта ачтылар

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген Казанда күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт Садрига (1913-1999 еллар) мемориаль такта ачу тантанасы булды. Ул танылган якташыбыз яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5 номерлы йорт фасадында урнаштырылган.

интернетта фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/J8eaK18tDBHLKw

зур фотоларга сылтама https://yadi.sk/d/TI0ydwx-4xfS5w

видеога сылтама: https://yadi.sk/d/aMZ1SpxZutjBUQ

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре, шулай ук Мөхәммәт Садриның балалары катнашты.

«Бу татар халкының күренекле шагыйрь-фронтовигы турында истәлек. Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел тулу алдыннан Казанның үзәк урамнарының берсендә мемориаль такта ачылу - бүгенге заман кешеләренә  Мөхәммәт Садриның тормышы һәм аның иҗади язмышы турында исләренә төшерү», - дип билгеләп үтте Ленар Хәкимҗанов.

 Мөхәммәт Садри Бөек Ватан сугышы вакытында «Ватан намусы өчен (За честь Родины)» фронт газетасының хәрби корреспонденты, сугыштан соңгы елларда ТАССР Язучылар берлегенең җаваплы секретаре була.

«Әтием Мөхәммәт Садриның туган көне – безнең гаилә өчен зур  бәйрәм. Без Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына мемориаль такта һәм әтиебез турындагы истәлекләрне саклаган өчен рәхмәтле. Бу йортта әти үз әсәрләрен иҗат иткән, ә аңа кунакка музыкантлар, композиторлар, шагыйрьләр һәм язучылар килгән», - дип сөйләде шагыйрьнең кызы Гөлнур Мөхәммәт кызы.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә, мәдәният хезмәткәрләренә һәм мемориаль тактаны эшләүчеләргә  рәхмәтен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International