Казанда Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале ачылды

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Бу уңайдан тамашачыларга һәм фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мөрәҗәгать итте.

Рудольф Нуриев исемендәге XXXII Халыкара классик балет фестивалендә катнашучыларны, оештыручыларны һәм тамашачыларны сәламлим!

1987 елдан алып Казанда үткәрелә торган балет фестивале инде күптәннән республикабызның мәдәни бренды статусын яулады; аның программалары Россиядә дә, чит илләрдә дә балетны яратучылар һәм профессионалларның игътибарын җәлеп итә. Көтеп алынган премьералар да, фестиваль спектакльләрендә чыгыш ясау өчен дөньяның төрле илләреннән танылган артистларны чакыру да һәм, әлбәттә, XX гасырда ирләр классик бию культурасын үзгәрткән Рудольф Нуриев исеме дә зур кызыксыну уята.

Быелгы фестиваль тамашачыларга шактый тәэсирләр бүләк итәр дип ышанам: аның спектакльләрендә һәм гала-концертларында дөньяның иң яхшы театрлары солистлары чыгыш ясаячак:  Лондондагы Ковент — Гарден һәм Париж Операсы, Бавария Милли балеты һәм Берлин дәүләт балеты, Бөекбритания һәм Нидерланд  балетлары, Россиянең Мария һәм Зур театры. Форумның эчтәлекле программасында - классик мирас шедеврлары, «Нуриев» репертуары спектакльләре («Корсар», «Баядерка», «Дон Кихот», «Лебениное озеро») , заманча куелышлар һәм милли классика үрнәге булган Ф. Яруллинның  «Шүрәле» балеты.

Шунысы куанычлы, Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чакыруы буенча 1992 елда Рудольф Нуриев катнашкан фестиваль ярдәмендә, Казанда 2018 елда бөек биючегә һәйкәл ачылды. Скульптор Зураб Церетели эше М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында урнаштырылган. Нуриевның тууына 80 ел тулу уңаеннан Британия режиссеры Рэйф Файнсның «Белая ворона» фильмы дөнья күрде, анда безнең театр солисты Олег Ивенко төп роль уйнады. Бу факт тагын бер кат  бию сәнгате өчен, кино сәнгате кебек үк, чикләр һәм мәдәни киртәләр юклыгын дәлилли.

Быелгы фестиваль татар опера театры оешуга 80 ел тулу елында уза. Учреждениегә «опера һәм балет театры» дигән рәсми исем 1941 елда гына бирелсә дә, беренче балет спектакльләре 1939 елның көзендә үк күрсәтелә башлый. Бүген Муса Җәлил исемендәге театрның балет труппасы – Россиядә иң көчле һәм югары профессиональ коллектив булып санала, моңа, һичшиксез, Нуриев фестивале тамашачылары тагын бер кат инана алачак.

Катнашучыларга чын күңелдән илһам, ә тамашачыларга бәйрәм кәефе, классик балет дөньясы белән очрашудан онытылмаслык тәэсирләр телим!

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                Ирада Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International