Ирада Әюпова: «Бүгенге җырчыларыбызның бөтенесе диярлек Ваһапов фестивале аша узган»

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Рәшит Ваһапов исемендәге XV Халыкара татар җыры фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.

Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Ваһапов фонды директоры Рифат Фаттахов, Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Асаев катнашты.

«Бездә талантлар җитәрлек, ләкин сәләтне  күреп алу  һәм аларга этәргеч бирү өчен  профессионаллар кирәк. Һәм менә бу фестиваль барлыкка килгән көненнән алып бик күп талантлы кешеләрне сәхнәгә чыгарды. Әйтергә кирәк, бүгенге җырчыларыбызның бөтенесе дә диярлек Ваһапов фестивале аша узган. Безнең талантлы кешеләрнең  мондый мөмкинлеге булуы бик мөһим», - диде Ирада Әюпова.

Ваһапов фонды директоры Татарстан Республикасы Мәдәният министрына фестиваль хәрәкәте эшендә даими катнашкан  һәм ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, фестивальнең уңышы турыдан-туры шуңа бәйле.

«Милләт гореф-гадәтләрсез, динсез, мәкальләрсез була алмый. Милләтне көйсез, җырсыз да күзалдына китереп булмый. Ваһапов фестивале булуының сәбәбе шунда.   Без татар халкының җырларын һәм көйләрен саклап калырга тиеш», - дип белдерде Разил Вәлиев.

Зилә Сөнгатуллина да аның сүзләрен хуплады. Халык артисткасы фестивальнең  бер гасыр  элек башкарылган җырларны, бай тарихлы җырларны саклап калуын билгеләп үтте.

Фестиваль географиясе Татарстан һәм Россия чикләреннән чыккан. Аны дөньяның 11 илендә һәм Россиянең 49 төбәгендә кабул иттеләр. Ваһапов фестиваленең тантаналы гала-концерты 15 майда С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уза. Фестивальне оештыручылар -Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International