С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт узды

2019 елның 20 апреле, шимбә

19 апрельдә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында М.И.Глинка исемендәге  XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт узды. Исегезгә төшерәбез, конкурс 11 апрельдә старт алган иде, беренче турда дөньяның 14 иленнән 220 дән артык яшь җырчы катнашты, барлыгы өч тур узды.

Бүләкләү тантанасын ачып, тамашачыларны, катнашучыларны һәм жюри әгъзаларын Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде.

"Сезнең талантыгыз өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә! Без республика территориясендә  дөнья сәнгатенә, дөньякүләм операга ишекләрен ача торган шундый искиткеч бәйге узуы белән горурланабыз", - диде Ләйлә Фазлыева. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән жюри әгъзасы - СССРның халык артисты, Мария театры солисты, Санкт-Петербургның  Римский-Корсаков исемендәге консерваториясенең кафедра  мөдире Ирина Богачеваны күптән түгел генә билгеләп үткән 80 яшьлек юбилее белән котлады.

"Чыгышларын үзем зур дулкынлану белән онлайн режимда күзәтеп барган конкурсантларга, шулай ук  бик күп материал белән эшләргә туры килгән концертмейстерларга; опера сәнгатен яратучыларга; конкурс көне кичке 10-11 сәгатьтә тәмамланганда да һәр башкаручыга тиешле игътибар биргән, гадел булган жюри әгъзаларына да рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова. - Әгәр балалар, яшьләр сәнгать дөньясын өйрәнеп, бөтен көчләрен, сәләтләрен куллана белсә, конкурста катнашу өчен җир шарының төрле почмакларыннан килә икән - без теләгәнебезгә ирешәбез, дигән сүз. Димәк, иң мөһиме - ул безнең рухи байлык  һәм эстетикага  ихтыяҗ".

Гала-концертны РФ халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры башкаруында «Руслан һәм Людмила» операсына увертюра ачып җибәрде. Беренче премия җиңүчеләре икешәр  әсәр башкарды, ә икенче, өченче һәм дүртенче лауреатлар — берешәр.

Дүртенче премия иясе Акылбек Пикязов (Үзбәкстан) Петр Чайковскийның "Иолант" операсыннан Роберт ариясен башкарды. Тагын бер дүртенче премия иясе Анна Денисова (Россия) - Николай Римский-Корсаков операсыннан Кар кызы ролен башкарды. Өченче премия Ольга Масловага (Россия) һәм Даолигенга (Кытай) бирелде. Алар башкаруында Джузеппе Вердиның "Эрнани" операсыннан һәм Петр Чайковскийның "Пиковая дама" операсыннан өзекләр яңгырады.

Икенче премия лауреатлары Эльза Исламова (Россия) һәм Станислав Ли (Казахстан) булды. Исламова "Фауст" операсыннан Маргарита ариясен, ә Ли - Джоаккино Россининың  "Севильский цирюльник" операсыннан Фигаро каватинасын башкарды. "Авыр булды, чөнки конкурс кыска вакыт эчендә оештырылды, - дип сөйләде лауреатлар арасында бердәнбер Татарстан вәкиле булган Эльза Исламова. - Катнашучыларга катлаулы программа әзерләргә кирәк иде. Туган җиреңдә чыгыш ясау икеләтә җаваплы. Мин якыннарымның, хезмәттәшләремнең, педагогларның өметләрен акларга, Татарстанның дәрәҗәсен лаеклы күрсәтергә тиеш идем". Алга таба планнары турындагы сорауга Эльза Исламова май аенда Ильяс Камалның "Минем Такташ" операсында төп рольне  башкаруын хәбәр итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республика вәкиленә "М.И.Глинканың романсын иң яхшы башкарган өчен" конкурсы призы бирелде.

Беренче премияне Россия вәкилләре Мария Баракова һәм Константин Сучков алдылар. Баракова башкаруында Джоаккино Россининың "Семирамида" операсыннан Арзаче һәм Николай Римский-Корсаковның "Садко" операсыннан Любава арияләре яңгырады. Сучков Жюль Массненың  "Иродиада" операсыннан Ирод ариясен  һәм Петр Чайковскийның "Пиковая дама" операсыннан баллада башкарды. Шулай ук Мария Бараковага Ирина Архипова исемендәге махсус премия бирелде.

Иртәгә, 21 апрельдә, конкурс лауреатлары Санкт-Петербургның Мария театрында концерт бирәчәк.

"Мин һәр катнашучы өчен борчылдым, алар белән бергә “җырладым”. Беренче ике турда әсәрләрне матур итеп башкарган, жюри әгъзаларының мәхәббәтен яулап алган, ләкин  оркестр белән җырлаганда югалып калган берничә конкурсант булды. Искиткеч матур, затлы тавышлар килде, - дип сөйләде жюри рәисе Альбина Шаһиморатова, концерт башланганчы журналистлар белән аралашканда. - Мин конкурс дәвам итәр һәм Татарстанның мәдәни бренды булыр дип ышанам".

Исегезгә төшерәбез, жюри составында СССРның халык артисты, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Санкт-Петербург консерваториясе профессоры Ирина Богачева; Россиянең халык артисты, Мария театры солисты Ольга Бородина; Россиянең халык артисты, Мария театры җырчылары Академиясе җитәкчесе Лариса Гергиева; Россиянең атказанган артисты Марина Мещерякова; Эстония консерваториясе ректоры, профессор Ивари Илья; Мәскәү консерваториясе профессоры, Россиянең халык артисты Анатолий Лошак; Казан консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина; итальян опера менеджеры Алессандро Ариози; Австриядәге Зальцбург фестиваленең кастинг-директоры Евамария Визер; Метрополитен-опера театрының  (АКШ) Lindemann яшьләр программасы җитәкчесе Софи Джойс бар иде.

***

М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы лауреатлары:

Беренче премия: Мария Баракова (Россия), Константин Сучков (Россия)

Икенче премия: Эльза Исламова (Россия), Станислав Ли (Казакъстан)

Өченче премия: Ольга Маслова (Россия), Даолигень (Кытай)

Дүртенче премия: Анна Денисова (Россия), Акылбек Пиязов (Үзбәкстан)

Дипломантлар: Екатерина Савинкова (Россия), Глеб Перязев (Россия)

Ирина Архипова исемендәге махсус премия:  Мария Баракова (Россия)

М. И. Глинка әсәрен иң яхшы башкарган өчен приз: Сергей Севастьянов (Россия), Эльза Исламова (Россия)

«М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсының иң яхшы концертмейстеры» премиясе: Алсу Барышникова, Елена Гаудасинская, Дарима Линховоин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International