«Башкортостан» дәүләт концерт залында «Дуслык күпере» күргәзмә проекты ачылды һәм ТР сәнгать осталары концерты булды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы Көннәрен ачу тантанасында катнаштылар. Чара Уфада «Башкортостан» дәүләт концерт залында булды. Тантанада Хөкүмәт делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Концерт алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров «Дуслык күпере» күргәзмә проекты белән таныштылар. Әлеге проект башкорт һәм татар халыклары тарихы һәм мәдәнияте байлыгын чагылдыра. Күргәзмәдә башкорт һәм татар халык киеме, әдәбияты, тарихи документларны күреп булды, милли орнаментлар ясарга өйрәтүче мастер-класс оештырылды. 

«Бүгенге кичә ике тугандаш халыкларның какшамас дуслыгына багышланган. Гасырлар дәвамында безнең ата-бабаларыбыз үзләренең хәрби һәм хезмәт батырлыклары аша халыклар дуслыгының Ватаныбыз иминлеге һәм чәчәк атуына ныклы нигез  булуын исбатлап килде», - диде Радий Хәбиров чыгышында. 

Аның сүзләренчә, Башкортостанда 1 миллионнан артык татар яши. «Бу- Татарстаннан читтә яшәүче татарлар арасында иң зур диаспора. Алар безнең республикада бик яхшы яши. Рөстәм Нургали улына Татарстанда башкорт диаспорасына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бергә без күпкә ирешә алабыз». 

Радий Хәбиров  хәбәр иткәнчә, Башкортостанда татар халкының тарихын, телен, гореф-гадәтләрен саклау өлкәсендә күп эш башкарыла. Татар телендә китаплар басыла, мәктәпләрдә татар теле өйрәнелә. «Нур» Уфа дәүләт татар театры һәм Туймазы дәүләт татар драма театры үзләренең тамашачыларын даими шатландырып тора.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Башкортостан АССРның 100 еллык юбилее белән котлады. Ул ассызыклаганча, Башкортостанда Татарстан Көннәре соңгы 30 елда беренче тапкыр оештырыла. «Бүген татар белән башкорттан да якын халыклар юк. Моннан алда без татар җәмәгатьчелеге белән очраштык. Бөтен чыгышларда  барыбызга да якын темалар яңгырады: туган телне, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләрне саклау. Татарстан һәм Башкортостан - ике алдынгы регион, безне күп нәрсә берләштерә. Шуңа да безнең дустанә мөнәсәбәтләр ныгый барырга тиеш!», - диде Татарстан Президенты. 

Шуннан Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре концерты башланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Яңа музыка» камера оркестры, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солистлары - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Әхмәт Агади, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Михаил Казаков, Гөлнора Гатина, татар эстрадасының популяр йолдызы Салават Фәтхетдинов, танылган башкаручылар - Филүс Каһиров, Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина; Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әйдәп баручы актерлары һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International