М. И. Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар конкурсының икенче турына 47 катнашучы үткән

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бу хакта якшәмбе көнне, бәйгенең беренче туры узганнан соң,  билгеле булды.

Бу хакта якшәмбе көнне, бәйгенең беренче туры узганнан соң,  билгеле булды.  Жюри рәисе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова билгеләп үткәнчә, конкурска 240 тан артык гариза тапшырылган; өч көн дәвамында С. Сәйдәшев  исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә  218 яшь җырчы чыгыш ясаган. Жюри әгъзалары бик киеренке режимда эшләде: катнашучыларны тыңлау өч көн (12-14 апрель) 11.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр узды. Барлык катнашучылар да рус һәм  чит ил композиторлары операсыннан берәр ария башкарды.

Жюри карары белән икенче турга узучылар билгеле булды:

 № 6 Дашноров Эрдэнэ-Очир (Монголия)

№ 9 Комаров Кирилл (Россия)

№12 Белухин Ярослав (Россия)

№ 15 Насырова Элиза (Россия)

№ 16 Павленко Тимофей (Россия)

№ 18 Кадиров Сервер (Россия)

№19 Строганова Валентина (Россия)

№ 39 Фәттахов Ирек (Россия)

№ 40 Балданова Мария (Россия)

№ 43 Хуҗина Илүсә (Россия)

№ 50 Иванов Кирилл (Россия)

№ 55 Чжоу Цзенань (Кытай)

№ 58 Власов Юрий (Россия)

№ 60 Авзалова Эльвира (Россия)

№ 70 Чинилова Ольга (Россия)

№ 71 Захарова Екатерина (Россия)

№ 74 Пиязов Акылбек (Үзбәкстан)

№ 75 Рынгач Анастасия (Россия)

№ 78 Маслова Ольга (Россия)

№ 80 Белов Кирилл (Россия)

№ 84 Николаев Роман (Россия)

№ 94 Севастьянов Сергей (Россия)

№ 98 Сквирский Илья (Россия)

№ 101 Гафиятуллина Неля (Россия)

№ 102 Лашко Виталий (Украина ))

№ 115 Ткач Илья (Россия)

№ 131 Исламова Эльза (Россия)

№ 132 Доржцэдэн Батердэнэ (Монголия)

№ 139 Даолигень (Кытай)

 № 148 Алакина Ольга (Россия)

№ 149 Сучков Константин (Россия)

№ 152 Кайдалов Сергей (Россия)

№ 154 Баракова Мария (Россия)

№ 156 Савинкова Екатерина (Россия)

№ 169 Хисмәтуллина Айгөл (Россия)

№ 171 Тараторкина Анастасия (Россия)

№ 172 Гузь Алена (Украина)

№ 181 Исраилов Өмид (Үзбәкстан)

№186 Денисова Анна (Россия)

№ 190 Бовыкин Евгений (Россия)

№ 210 Брусова Дарья (Россия)

№ 216 Ли Станислав (Казахстан)

№ 217 Гуща Маргарита (Россия)

№ 219 Перязев Глеб (Россия)

№ 223 Улахович Елизавета (Россия)

№ 224 Дулаев Дзамболит (Россия)

№ 230 Буслидзе Анна (Россия)

Конкурсның 2нче турына узучыларны  тыңлау бүген, 15 апрельдә, 12.00 сәгатьтә башлана. Аларның һәркайсы М. И. Глинканың романсын һәм рус яки чит ил композиторы операсыннан бер арияне (жюри теләге буенча) башкарачак. Конкурсның барлык турларын он-лайн-трансляцияләү рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә алып барыла.

 

***

М. И. Глинка исемендәге  Халыкара вокалистлар конкурсы - 1960 елдан бирле үткәрелеп килүче Россиянең иң өлкән, иң күләмле һәм дәрәҗәле музыкаль конкурсларының берсе. Башта ул Бөтенсоюз статусында узган, 1991 елдан халыкара статуска ия булган. 2014 елга кадәр бәйге ике-өч елга бер тапкыр Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм элеккеге СССРның союздаш республикалары башкалаларында үткәрелгән.

М. И. Глинка исемендәге 26нчы Халыкара вокалистлар конкурсы Татарстан башкаласында 11-19 апрель көннәрендә узачак.   Конкурсның жюри җитәкчесе - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова. Жюри составында шулай ук СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Санкт-Петербург консерваториясе профессоры Ирина Богачева; Россиянең халык артисты, Мария театры солисты Ольга Бородина; Россиянең халык артисты, Мария театры җырчылары Академиясе җитәкчесе Лариса Гергиева; Россиянең атказанган артисты Марина Мещерякова; Эстония консерваториясе ректоры, профессор Ивари Илья бар. Шулай ук жюри составына Мәскәү консерваториясе профессоры, Россиянең халык артисты Анатолий Лошак, Казан консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, итальян операсы менеджеры Алессандро Ариози; Австриядәге Зальцбург фестиваленең кастинг-директоры Евамария Визер; Метрополитен-опера театрының (АКШ) Lindemann яшьләр программасы җитәкчесе Софи Джойс кергән.

М. И. Глинка исемендәге  XXVI Халыкара вокалистлар конкурсы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән үткәрелә.

Массакүләм мәгълүмат чараларына элемтә өчен: Руслан Шиһабетдинов (89272400017), Жанна Мельникова (89274128275), shigabetdinov.pr@gmail.com.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International