Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Рязань өлкәсенең Мәдәният һәм туризм министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2019 елның 14 апреле, якшәмбе

Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың Рязань өлкәсе Мәдәният һәм туризм министры Виталий Попов белән очрашуы барышында билгеле булды.

Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Рязань өлкәсенең Мәдәният һәм туризм министрлыгы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың Рязань өлкәсе Мәдәният һәм туризм министры Виталий Попов белән очрашуы барышында билгеле булды.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, стратегик планлаштыру һәм фаразлау бүлеге башлыгы Алия Якупова, үзара элемтә,  халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Лилия Зәйнуллина, шулай ук Рязань өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрлыгының мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Селявин катнашты.

Очрашу барышында уртак эшчәнлек өчен хезмәттәшлек перспективалары билгеләнде һәм тәкъдимнәрне федераль дәрәҗәгә чыгару турында фикер алыштылар. Аерым алганда, яклар китапханәләрнең бердәм мәгълүмат киңлеген булдыру, «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, «Земский доктор» программасы принцибы буенча мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә социаль ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр.

«Килеп туа торган барлык сорауларны системага саласы килә. Моны төбәк дәрәҗәсендә түгел, ә федераль дәрәҗәдә эшләргә кирәк. Мин ике төркем арасында берничә стандарт эшләргә тәкъдим итәм: мәдәни-ял учреждениесе, халыкка мәдәният оешмалары тарафыннан стационар булмаган хезмәт күрсәтү, сыйфат буенча», - дип сөйләде Ирада Әюпова.

Үз чиратында Виталий Попов Татарстан мәдәният министрын хуплады һәм: «Илкүләм проектлар буенча үсеш темасы үзәк булып тора. Мәдәният өлкәсендә барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Чөнки без хезмәт күрсәтәбез, ә ул югары сыйфатлы булырга тиеш», - диде.

Очрашу азагында Рязань өлкәсе Мәдәният һәм туризм министры  Мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен быел үзләрендә  узачак ике зур проектка чакырды: 14-18 август көннәрендә булачак II Халыкара борынгы шәһәрләр форумына (анда дөньяның 20 ил вәкиле катнашачак) һәм Бөтенроссия халык һөнәрчелеге күргәзмәсенә.

«Сез төрле юнәлештәге  фестивальләр үткәрәсез, сезнең артистлар яхшы. Шуңа күрә Татарстаннан башка, аерым алганда, Казаннан башка күргәзмәне күз алдына  китерә  алмыйбыз. Рязань өлкәсендә сезнең коллективларны да, рәсми делегацияләрне дә көтеп калабыз», - дип өстәде Попов.

Ике төбәк 2003 елда хезмәттәшлек турында беренче килешүгә кул куйган вакыттан бирле мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итә. Касыйм шәһәре Рязань  өлкәсендәге  татар мәдәнияте үзәге булып тора. Касыйм татарлары – татар халкының күпсанлы этник төркемнәренең берсе, бүгенге көндә аларның саны  якынча 1100 кеше.  «Рязань өлкәсенең Касыйм җирле  татар милли-мәдәни автономиясе»  күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерергән грантларга лаек булып килә.

Татарстанда 11 апрельдән 14 апрельгә кадәр дәвам иткән эш программасы кысаларында   Рязань өлкәсе делегациясе «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, Татарстан Республикасы Милли музеенда, В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү үзәгендә булды, «Татар кәләпүше» фольклор программасы белән танышты. Кунаклар шулай ук «Казан Экспо»  Халыкара күргәзмә үзәгендәге 3200 урынга исәпләнгән концерт залын карады һәм премьерасы узган елның көзендә булган  "Сөембикә" милли операсында булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International