Алабугада В. Хлебников исемендәге «Ладомир» VIII Халыкара шигърият фестивале узачак

2019 елның 12 апреле, җомга

19-20 апрель көннәрендә Алабугада В. Хлебников исемендәге "Ладомир" VIII Халыкара шигърият фестивале узачак. Чара Казанда һәм Алабугада 2012 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән  йөздән артык танылган  шагыйрь катнашкан.

Фестиваль  Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм  «Канәфер» фонды тарафыннан  Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Казан федераль университеты  ярдәмендә оештырыла. Фестивальгә нигез салучы һәм куратор – илебезнең күренекле шагыйре Лилия Газизова.

Хлебниковның ун елга якын гомере Казан белән бәйләнгән. Шагыйрь Сембердән Казанга гаиләсе белән 1898 елда килгән, ә 23 яшендә ул, Казан университетыннан  Петербургныкына укырга күчеп, башкалабыздан китә.

Быелгы фестивальгә Россия һәм чит илләрнең танылган шагыйрьләре: Нина Александрова (Чиләбе — Мәскәү) — шагыйрь, тәнкыйтьче, мәдәни проектлар кураторы; Данила Давыдов (Мәскәү) — шагыйрь, тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты; Олег Дозморов (Лондон, Бөекбритания) — шагыйрь; Дана Курская (Мәскәү) — шагыйрь, тәрҗемәче, «Myfest» фестивален оештыручы һәм «Myprise» премиясен гамәлгә куючысы; Мишель Жерар (Нью-Йорк, АКШ) — скульптор, рәссам; Виталий Пуханов (Мәскәү) - шагыйрь, «Поэзия» премиясе директоры һәм координаторы; Григорий Стариковский (Нью-Йорк, АКШ) - шагыйрь, борынгы грек һәм латин телләре тәрҗемәчесе; Дмитрий Строцев (Минск, Белоруссия) — шагыйрь, тәрҗемәче; Мария Суворова (Вологда) — шагыйрь, тележурналист; Ната Сучкова (Вологда) — шагыйрь; Марина Тёмкина (Нью-Йорк, АКШ) — шагыйрь, прозаик.

19 апрельдә 11.00 сәгатьтә КФУның Алабуга институтында «Шигърият җыены» узачак. «Китапханә төне-2019» Бөтенроссия акциясе кысаларында,  шул ук көнне  18 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында иҗат кичәсе узачак.

Фестивальнең мәдәни программасы тарихи урыннар буенча җәяүле экскурсияләр, Алабуга һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының музейлары белән танышуны үз эченә ала. Традиция буенча, кунаклар Марина Цветаева каберенә чәчәкләр салачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International