Татарстан Республикасы Мәдәният министры Россиядәге Япония Илчелегенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе белән очрашты

2019 елның 6 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Россиядәге Япония Илчелегенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Тосио Ямамото белән очрашуы узды. Чара Татарстан белән Япония арасындагы мәдәни хезмәттәшлек программалары турында фикер алышуга багышланган иде һәм Россиядә – Япония, Япониядә – Россия еллары  эгидасы астында узды.

Россия белән Япония арасындагы хезмәттәшлекне дәвам итү әһәмиятен ассызыклап, Т.Ямамото Япониянең Татарстанга булган  кызыксынуын белдерде: «Миңа калса, елына бер генә уңышлы проект үткәрү җитеп бетми, безгә уртак эшләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк. Безнең өчен Татарстан бик мөһим, һәм узган ел Татарстан һәм Исикава префектурасы җитәкчеләре дәрәҗәсендә элемтәләр ныгуы куанычлы».

Ямамото әфәнде сүзләренә караганда, кара-каршы еллар кысаларында 550 гә якын төрле форматтагы чаралар оештырылган, алар  Хөкүмәтара дәрәҗәдә хуплау тапкан.

Тәкъдим ителгән проектлар ике як арасындагы элемтәләрне киңәйтүгә  юнәлдерелгән һәм мәдәни үзенчәлекләргә карата булган икеяклы хөрмәтне ассызыклый.  Шулай итеп, театр труппалары һәм күргәзмә экспозицияләре белән алмашу, уртак  фестивальләр уздыру, ике халыкның тарихи элемтәләрен өйрәнүдә хезмәттәшлекне ныгыту идеяләре яңгырады.

Ирада Әюпова Япониянең  мәдәниятне саклау тәҗрибәсе белән кызыксынуын ассызыклады: «Дөньяның күп кенә илләреннән аермалы буларак, сез үзенчәлекләрегезне саклыйсыз. Сезнең  көнкүрештә дә гореф-гадәтләрегезне саклый алуыгызны безгә өйрәнергә кирәк».

Мәдәният министры сүзләренә караганда, бүгенге көндә  цифрлы мохиттә сәнгатьнең  яңа катламы формалаштырыла: «Без сезнең мәйданчыкта белгечләрне стажировкалау мөмкинлеген карарга теләр идек. Мондый хезмәттәшлек үрнәген без Хельсинкида күреп кайттык, анда  рәссамнар  шундый әзерлек узып,  интерактив музей ачканнар иде», дип сөйләде министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International