Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Казанда һәм Татарстанда сәнгать яңа дәрәҗәгә чыкты»

2019 елның 29 марты, җомга

Казанда Люси Воронованың күргәзмәсе ачылды.

28 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә танылган рәссам Люси Воронованың эшләреннән торган күргәзмә ачылды, алар Александр Воронинның  шәхси коллекциясендә саклана. Күргәзмә рәссамның 65 яшьлегенә багышлана. Күргәзмәне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Норгалеева ачып җибәрде.

«Соңгы тапкыр күргәзмә проектын ачу тантанасында катнашканда  биредә  сулы савытлар, бүртеп чыккан паркет иде. Зал белән нинди үзгәрешләр булганын, ә иң мөһиме, нинди күләмдә проектлар оештырылуын күреп, тулы ышаныч  белән Казанда һәм Татарстанда күргәзмә проектлары һәм сәнгать яңа дәрәҗәгә чыкты,  дип әйтә алам. Европаның иң яхшы музейлары белән беррәттән, безнең Люси Воронова күргәзмәсе кебек проектларны кабул итү мөмкинлеге дә туды», - дип билгеләп үтте Дамир Натфуллин.

Люси Воронованың бөтен дөнья буенча 50дән артык шәхси күргәзмәсе узуы билгеләп үтелде, аның эшләре Европаның, АКШ һәм Россиянең күп кенә үзәк музейларында саклана.

«Люси Воронованың эшләре турында күп ишеттем, тик аны үз күзләрем белән күргәч кенә, бу эшләрнең  хаклы рәвештә  рәсем сәнгатендәге  уникаль күренеш дип аталуын аңладым. Әсәрләрнең гадилеге артында  тирән мәгънә яшеренгән», - дип өстәде Натфуллин.

Әлеге фикерне Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры да хуплады. Розалия Норгалиева сүзләренә караганда, Люси Воронованың сәнгатендә төсләр, сюжет линияләре, фрагментлар һәм детальләр символик мәгънәгә ия, ә рәссамның бай дөньясын, күзаллавын  заллар буенча йөреп, сәнгатькә якынаеп кына  аңларга мөмкин.

«Атмосфера» вокаль коллективы чыгышы ачылыш  чарасына аерым бер атмосфера өстәде, ул танылган рус халык җырларын башкарды һәм шуның белән Люси Воронова иҗатының музыкаль үзенчәлеген ассызыклады.

Рәссам эшләреннән тыш, күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан  заманча декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән. Казан халкы һәм башкала кунаклары күргәзмәне 5 майга кадәр карый ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International