Минтимер Шәймиев: «Татар телен без Ана теле дип атыйбыз…»

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль - Халыкара туган тел көне.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Идел буе федераль округы музейлары советының хезмәттәшлек проекты кысаларында  туган телдә видеосәламләү белән чыгыш ясады.

Проектның инициаторы - И. А. Гончаров исемендәге Ульяновск өлкәсенең Туган якны өйрәнү музее. Ул  Россия Федерациясе Президентының  гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аның максаты – илебез бердәмлеген Идел буе федераль округында яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте аша күрсәтү. Бүгенге көндә бу - төрле дин тотучы һәм төрле телләрдә сөйләшүче 30 миллионга якын кеше дигән сүз. «Истоки. Рожденные на Волге» дип исемләнгән проектның үзенчәлеге шунда:  аңа беренче тапкыр Идел буе федераль округы музейлары советы әгъзалары булган 57 музей  ресурслары җәлеп ителде. Партнерлар арасында «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт музей-тыюлыгы да бар. Бу көннәрдә музейара акция кысаларында биредә берьюлы ике күргәзмә уза: «Зөя этнодөньясы. Зөя ягының тарихында һәм мәдәниятендә мордва, мари һәм чувашлар», «Идел буе халыкларының әдәби телләре». Үзенең туган теле турында җылы сүзләр белән Минтимер Шәрип улы Шәймиев сөйләде. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы Рәисе «Йортыңа тынычлык телим: туган телдә сәламләү» темасына ясалган роликның герое булды.

Әлеге видеоязмада ул Идел буе округы халкына гына түгел, бөтен илебез халкына да мөрәҗәгать итә. «Һәр кеше өчен туган тел башка телләрдән ягымлырак, матуррак кебек тоела. Фикер һәм теләкләр, сүзләр һәм җырлар күңелдә туган телдә туа... » - Минтимер Шәймиев үзенең монологын шулай дип тәмамлый.

сылтама: https://yadi.sk/i/wrMN9cUKp5Ewfw

Сүз уңаеннан, Идел буе федераль округының музейлар советы проекты кысаларында ел дәвамында күпсанлы интернет-акцияләр һәм онлайн-күргәзмәләр үткәреләчәк, тематик мәкаләләр басылачак. Чараларны социаль челтәрләрдә бердәм хэштеглар буенча күзәтеп була: #ИстокиРожденныенаВолге, #ПрезидентскиегрантыРФ, #СоветмузеевПФО, #Волга,  #ИстокиВолга, #НародыПоволжья, #КультураРФ.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International