Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Уфада Г.Камал исемендәге театр гастрольләрен ябу чарасында катнашачак

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова эш визиты белән Уфада. Бүгенге кичтә ул Г. Камал исемендәге театр гастрольләренең тантаналы ябылу чарасында катнашачак. Исегезгә төшереп үтәбез, гастрольләр  Уфаның «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә 14 февральдән башланып киткән иде. Моннан тыш,  министрның Башкортостан Республикасына сәфәре программасында җирле мәдәният учреждениеләре: «Башкортостан» дәүләт концерт залы, «Облака» заманча сәнгать үзәге, Башкортостан Республикасы Милли музее, М. В. Нестеров исемендәге сәнгать музее эшчәнлеге белән танышу бар.   

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 14-20 февраль көннәрендә Уфа шәһәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узды. Күчмә афишага театрның соңгы еллардагы 6 премьерасы кергән иде: «Әтәч менгән читәнгә», «Миркәй белән Айсылу», «Килә ява, килә ява...», «Тормышмы бу?». Ябылыш спектакле итеп 113нче сезонның премьерасы - Илгиз Зәйниевнең «Бию пәрие» спектакле сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International