Татарстан мәдәният министрлыгында театр музее ачылуына багышланган матбугат конференциясе булды

2019 елның 8 феврале, җомга

В. И. Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында музей ачылу тантанасы 11 февральдә - бөек рус артисты Василий Иванович Качаловның тууына 144 ел тулган көндә -  булачак. Республиканың мәдәни тормышындагы әлеге әһәмиятле вакыйга турында журналистларга ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның сәнгать җитәкчесе һәм директоры Александр Славутский, театр музее мөдире Роман Копылов һәм сәнгать җитәкчесенең әдәби өлеш буенча ярдәмчесе Диләрә Хөсәенова  сөйләделәр.

300 квадрат метр мәйданда урнашкан яңа музейда уникаль тарихы булган театрга кагылышлы меңнән артык экспонат тәкъдим ителәчәк. Алар арасында В. Качалов, Н. Литовцева, М. Жаров, А. Штейн, В. Аксенов һәм башкаларның  шәхси әйберләре бар. Экспозициянең үзенчәлеге -экспозицияне төзүдә уникаль логистика куллану, фотофонд, актерларның рәсем һәм графика портретлары, 1723 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр костюмнар һәм декорацияләр эскизлары.  Музейга экскурсия спектакльгә керү билеты буенча – анда спектакльгә кадәр һәм антракт вакытында кереп булачак. Күргәзмә театр бинасын реконструкцияләү барышында төзелгән яңа музей блогының ике катында урнашкан.

 Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренә караганда, музейны бер тапкыр килеп карау объекты буларак кына кабул итәргә ярамый.  "Качалов театрына килә торган даими тамашачылар һәм шәһәребез кунаклары биредә тагын булырга  тели.  Афишалар һәм декорацияләр эскизлары театрның күпкырлы сәнгатен күрсәтә. Бу – актерлар уены һәм режиссер фикере генә түгел, уртак  иҗат продукты», - дип аңлатты ТР мәдәният министры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International