Татарстанның Табигать тарихы музее балаларны Яңа ел яктырткычларын ясау буенча «Боз әкияте» мастер-классына чакыра

2018 елның 7 декабре, җомга

15 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстанның Табигать тарихы музее балаларны Яңа ел яктырткычларын ясау буенча «Боз әкияте» мастер-классына чакыра.

Менә кыш килеп җитте, тиздән Казан өстенә ак йомшак юрган ятачак, ул шәһәр урамнарына яктылык һәм уңайлылык өстәячәк. Бу көннәрдә сезгә үз кулларыгыз белән кечкенә генә кышкы могҗиза тудырырга тәкъдим итәбез. Моның өчен “Бозлык чоры”нда яшәүчеләрдән илһам алырбыз, алар кышкы салкыннар белән яхшы таныш. Кунактан кайткач, эшкә тотынабыз: ак кәгазь, ак калька, ак карлардан могҗиза тудырабыз. Барлык кирәкле материалларны музей бирәчәк.

Дәрескә 8 (843) 567-80-37, 567-80-35 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

                                                                                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International