Иван Сергеевич Тургеневның 200 еллыгына

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) Борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан рус язучысы, шагыйрь һәм публицист Иван Сергеевич Тургеневның (1818-1883) тууына 200 ел тулуга багышланган «Минем биография – әсәрләремдә» исемле күргәзмә оештырылган.

Күргәзмәдә тел һәм психологик анализ остасының төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре тәкъдим ителгән. Алар арасында «Рудин», «Накануне», «Дворянское гнездо», «Отцы и дети», «Записки охотника» җыентыгы һәм дөньякүләм әдәбиятка билгеле башка шундый әсәрләре бар. Биредә үк  рәссамнарның классик әсәрләргә иллюстрацияләрен күрергә мөмкин. Укучылар игътибарына язучының тормышы һәм иҗаты турында язылган китаплар да тәкъдим ителә.

Күргәзмә 2019 елның гыйнварына кадәр эшли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International