Ташкентта Татарстан көненә багышланган тантаналы кичә үткәрелде

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

«Үзбәкстан безнең уртак йортыбыз» республика фестивале кысаларында, 15 октябрь көнне Ташкентта “Төркестан” сәнгать сараенда татар теле, мәдәнияте һәм сәнгате кичәсе булды. Ул Татарстан көненә һәм Үзбәкстан бәйсезлегенә 27 ел тулуга багышланган иде. Кичә Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-мәгариф үзәге тарафыннан Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтә буенча комитет, Үзбәкстан һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары, Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелеге, Россотрудничество вәкиллеге һәм Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллекләре ярдәмендә уздырылган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы әгъзасы Д. Ф. Шакиров ватандашларны Татарстан көне белән котлады һәм Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе В. Г. Шәйхразиевның котлау сүзләрен җиткерде.

Кичәнең тантаналы өлешеннән соң зур концерт программасы тәкъдим ителде, анда Казаннан кунаклар чыгыш ясады. Тамашачыларны, 4-13 октябрьдә Үзбәкстанның Бохара, Сәмәрканд, Навои, Ташкент шәһәрләре буенча гастрольләре кысаларында, Татарстан Республикасының халык артисткасы Ч.Р. Закирова җитәкчелегендәге «Казан» бию ансамбле, “Зөләйлә” музыкаль дуэты һ.б. сөендерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International