30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Кәрим Тинчурин исемендәге Халыкара милли драматургия фестивале узачак

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Быелгы фестиваль драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 131, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына нигез салынуга 85 ел тулуга багышлана.

 Фестиваль программасында:

30 октябрьдә – К.Тинчурин – «Соңгы пьеса», спектакль режиссеры – Р.М.Заһидуллин – баш режиссер, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры.

Илдә зур тетрәнүләр барган чорда,  яшь талантлы язучы Сөләйман Тимербаев матур кызга гашыйк була. Әмма егет бер мизгелдә эшсез, торыр урынсыз, паспортсыз, акчасыз һәм дусларсыз кала. Бу фаҗигале чорда, ул ярдәм өмет иткән кешеләр аңа хыянәт итә, ә аның өчен бөтенләй ят кешеләр коткарып кала. Ул берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша, ләкин соңгы мизгелдә, егетне мәхәббәт коткара!

31 октябрь – Б.Сәлахов – «Яратылмый калган ярлар», режиссеры - И.Казакбаев – Чаллы дәүләт драма театры.

Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбыз күргән михнәтләр, газаплар еллар үткән саен бездән ераклаша. Совет хезмәт лагерьларында һәлак булган яшь кызлар, яшүсмерләр һәм хатын - кызлар саны төгәл билгеле түгел. Алар газаплы һәм авыр хезмәттән, чирләрдән һәм ачлыктан, мәсхәрә кылудан күпләп һәлак була. Шундый лагерьларның берсендә язмыш рус Катясы, немка Анна - Мария һәм татар кызы Илсөярне очраштыра. Кырыс хезмәт һәм яшәү шартлары кызларны лагерьдан качарга этәрә.

1 ноябрь – Майоров-Шкетан Я. – «Эренер», спектакль режиссеры – Р.Алексеев – М.Шкетан исемендәге театр.

2 ноябрь – Р.Рәшидов – «Гуглахай», режиссер – М.А.Ибраһимов –О.Батырай исемендәге дәүләт музыка-драма театры.

2 ноябрь – К.Тинчурин – «Сүнгән йолдызлар», спектакль режиссеры – Р.И. Гарипова– К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия  театры.

1914 ел. Вакыт һәм вакыйгалар кеше тормышларын җимергән чор. Гади крестьяннарның язмышлары хәл ителгән. Бәхеткә өметләнгән һәм ихлас ярата белгәннәр язмышның үзен җиңә...

3 ноябрь – Ф. Искәндәр – "Кролики и удавы", режиссер– М. Аргун – С.Я. Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры.

4 ноябрь – У.Азим – «Там, где начинается рассвет», режиссер – Халмуминов А. – Узбәк академия драма театры.

6 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының туган көне. Быел аңа 85 ел тула.  Шул уңайдан, театрның баш режиссеры - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның сәнгать эшлеклесе  Рәшид  Заһидуллин Ә.Еникинең “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәре буенча спектакль куя.

Әйтергә кирәк, 2019 елның 2 мартында татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тула, әлеге спектакль әлеге юбилейга багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International