Чаллы дәүләт курчак театры V “Әссәламегаләйкем” халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

22 - 27 сентябрь көннәрендә Казахстанның Актүбә шәһәрендә V “Әссәламегаләйкем” халыкара курчак театрлары фестивале узачак. Анда Россиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән танылган курчак театрлары катнаша.

Чаллы дәүләт курчак театры артистлары жюри һәм тамашачыларга  2017 ел премьерасын – В. Орловның “Алтын чеби” спектаклен тәкъдим итәчәк. Әлеге пьеса - II “Алтын йөзек” Төбәкара курчак театрлары фестивале (Владимир шәһәре, «Иң яхшы актер дуэты» дипломы), III «В гостях у Мойдыся» Халыкара курчак театрлары фестивале (Сыктывкар шәһәре, «Иң яхшы хатын-кыз роле» дипломы) призеры.

Исегезгә төшереп үтәбез, алдагы “Әссәламегаләйкем” халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашу Чаллы курчак театрына “Иң яхшы режиссерлык эше” номинациясендә (“Дюймовочка” спектакле өчен) җиңү алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International