22 июльдә Михаил Коренев "Гитара һәм укулеле: уен коралы сайлаганда 30 сорау" исемле мастер-класс үткәрә

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Е. А. Боратынский музеенда танылган музыкант, халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты, күпсанлы концертлар һәм фестивальләрне оештыручы һәм продюсер, Казандагы Кече Гитара Академиясе һәм "Укулелешная" кофе-бары учредителе Михаил Коренев мастер-класслар, семинарлар һәм лекцияләр циклын яңадан башлап җибәрә. Бу юлы гитара һәм укулеле уен коралларының тышкы һәм эчке төзелеш серләренә багышланган очрашу оештырыла. Киң популярлык казанган булсалар да, әлеге инструментларны ясаганда төгәлсезлек һәм җитешсезлекләр, бу төр коралларга зур зыян сала. Михаил фабрика һәм осталар җитештергән коралларның төрләре һәм формалары, үзенчәлекләре турында сөйләячәк, гитара һәм укулелены сайлаганда ялгышмау серләрен ачачак.

Оештыручылар бүләкләр дә әзерләгән: мастер-класста катнашучыларның Кече Гитара Академиясеннән истәлекле бүләкләр һәм абонементлар, "Укулелешная" кофе-барыннан уен коралы сатып алу өчен сертификатлар оту мөмкинлеге булачак. Чара төрле яшьтәге катнашучылар өчен үткәрелә.

Башлана 14.00 сәгатьтә.

Белешмәләрне 8 (843) 226-12-66 телефоны аша алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International