Татарстан милли музее һәм “Патша авылы” дәүләт музей-тыюлыгы хезмәттәшлеге нигезендә, 17 июль 15.00 сәгатьтә, «Патша авылы: соңгы императорның соңгы резиденциясе» исемле күргәзмә эшли башлый. Чара император гаиләсенең юкка чыгуына 100 ел тулуга багышланган. 1918 елның 16 июленнән 17 июльгә каршы төндә император Николай II һәм аның гаиләсе Ипатьев йортының подвалында атып үтерелә.
Күргәзмәне оештыру урыны итеп Е.А. Боратынский музее сайланган. Биредә, Ак залда, автохромнар - бертуган Люмьерлар ярдәмендә фотографиядә барлыкка килгән төсле сүрәтләр – коллекциясе куелган. 1917 елгы Патша сарайлары интерьерлары һәм предметлары рәсемнәр тупланмасын уникаль дип атарга мөмкин. Сакланып калган автохромнар югары дәрәҗәдәге осталык белән ясалган.
Күргәзмә 17 июльдән 17 августка кадәр эшләячәк.
Элемтә өчен: +7(843) 292-32-18