Милли китапханәдә «Беренче татар сәясәтчесе» исемле күргәзмә дәвам итә

2018 елның 13 июле, җомга

2018 елның 5 июленнән Татарстан Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, галим, язучы Садри Максудиның тууына 140 ел тулуга багышланган «Беренче профессиональ татар сәясәтчесе» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.

Садри Максуди – ХХ гасыр башы татар милли хәрәкәтенә рухи һәм идея юнәлеше бирүчеләрнең берсе булган. 1901–1906 елларда Сорбоннада (Париж) хокук фәннәре һәм филология гыйлемен өйрәнә. 1906 елда Казанга кайткач, сәяси эшчәнлеккә кушыла, «Иттифакыль-мөслимин» партиясе җитәкчеләренең берсе була. Казан губернасыннан икенче һәм өченче Дәүләт Думаларына депутат итеп сайлана. Соңгысында Думаның мөселман фракциясе белән җитәкчелек итә. Октябрь революциясеннән соң эмиграциягә китә.

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге оештырган бу күргәзмәдә Садри Максудиның Россиядә һәм чит илләрдә басылып чыккан китаплары, аның турында хезмәтләр тәкъдим ителә.

Күргәзмәдә Садри Максудиның үзе исән вакытта туган илдә нәшер ителгән хезмәтләреннән: «Мәгыйшәт» (Оренбург, 1914), «Гыйльмел-арыз: әйбер хакында Яуропа галимнәренең уйлары» (Казан, 1899), эмиграциядә нәшер ителгән китапларыннан: «Гомуми хокук тарихы» (Истанбул, 1948), «Төрек тарихы вә хокукы» (Истанбул, 1947), «Миллият тойгысының социологик әсаслары» (Истанбул, 1975) белән танышырга мөмкин. Китапханәгә килүчеләр игътибарына сәясәтче турында әдәбият, шулай ук 1907 елда II Дәүләт Думасында Казан губернасы депутатлары белән бергә төшкән фотосурәте, «Йолдыз» газетасы битләрендә басылып чыккан нотыкларының күчерелмәләре тәкъдим ителә.

Күргәзмә 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International